Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Әлмәткә яз кайчан килер?

0

Бу атнада күптән көтелгән кояш нурларына иркәләндек. Әмма кышкы киемнәрне, итекләрне алып куярга ашыкмыйк әле.

Синоптиклар быелгы язны, аеруча мартны юеш булачак дип фаразлый. Ә менә апрель башында әлмәтлеләр кояшлы, җылы көннәргә тиенәчәк. Май җәйне хәтерләтәчәк диләр. Майның беренче өлешендә температура +25-27 градуска кадәр күтәреләчәк.

Сынамышларга ышансаң, язның ничек килүен Май чабу (Масленица) көнендә билгеләп була. Халык сүзләренә караганда, әгәр Май чабу көнендә кояшлы, аяз көн булса, димәк, бик тиз арада табигатькә яз аяк басачак. Бу яз кышны җиңде дигәнне аңлата. Әгәр ул көнне суык җил һәм кар яуса, димәк, әле язга иртәрәк.

Киләсе атнада безне аяз, кояшлы, җылы һава торышы көтә. Ә менә 8 марттан соң юеш кар, буран һәм хәтта боз явуы ихтимал. Температура -10 градуска кадәр төшәчәк дип фаразлый синоптиклар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса