Добавить новость
ru24.net
World News
Февраль
2015

Куакбашлы Хәмидуллиннар кәҗә күп асрый

0

Куакбашта яшәүче Фәүзия апа белән Нәбиулла абый Хәмидуллиннар ишек алдында бүген 11 баш кәҗә печән чемченеп йөри. Аклары, аклы – каралары, зурлары да, бераз кечкенәләре дә бар.


Элек алар сыер асраган. Кәҗәне карау җиңелрәктер инде, шуңа кәҗәгә күчкәнсездер дип сорыйм Нәбиулла абыйдан.
 
– Бер яктан кәҗә асрау ансатрак,сыерга ныграк тәрбия кирәк,– ди ул. Кәҗә – вак мал, теләсә-нәрсә ашый. Характеристика да биреп алды үзләренә: бик акыллы, хәйләкәр, чиста – бөтен якка булдыра, ди. Безнекеләр сөт бирә торган кәҗә, токымын-ниен белмибез, диләр.
 
Авылга каяндыр килеп эләккән, аннан кешедән-кешегә күчеп, дүрт еллар элек Машканы сатып алганнар. Ул ике бәти китергән. Шулай итеп, үткән елның көз аена егерме башка җиткәннәр. Без баш санын арттыруны максат итеп куймаган идек. Үзеннән-үзе үрчеде. Инде авылдашлар бигрәк күп бит дип көләләр, диләр. Аннан кыш ашатырга күп кирәк булуын истә тотып, көз көне берничәсен суйганнар.
 
Мин барганда 10 баш иде, тәкәләре – Томрый “кунакка” киткән, бөтен авылга бер – кадерле ул, диләр. Әле башка авылга да алып китәләр, ди. Зәй-Каратайда булган, Түбән Чыршылыда бер айдан артык торып кайткан. Хәзер алып китүчеләргә дә күпме кирәк, шуның хәтле тотыгыз дип озатканнар.
 
Теманың дәвамын «Заман сулышы» газетының 27 февраль, №14 җомга саныннан укый аласыз. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса