Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Новости за 12.09.2014

Әлмәт балаларын куркынычсызлыкка өйрәтәләр

«Әлмәт таңнары» 

Шәһәр һәм район мәктәпләрендә Балалар куркынычсызлыгы айлыгы бара.

24 нче мәктәптә әлеге айлык кысаларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Камил Юнысов кунакта булды. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән очрашты, аларга куркынычсызлык кагыйдәләре, үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында сөйләде. Инспектор ата-аналар җыелышында да чыгыш ясады.

Overtreating mild hypertension, are we doing more harm than good?

BMJ.com 

Stephen Martin, an associate professor at the University of Massachusetts Medical School, thinks we're overtreating otherwise healthy patients who have mild hypertension. In this podcast he sets out his argument, and explains why prescribing drugs to these people may actually be doing more harm than good. Read the full analysis article: ...

Сайлау көнендә Лениногорскида төрле чаралар үтәчәк

«Заман сулышы» 

14 сентябрь – республика Дәүләт Советына сайлау көнендә район һәм шәһәрдә төрле чаралар үтә. Сайлау участоклары урнашкан мәдәният йортлары, мәктәпләрдә үзешчән сәнгать артистлары концерт куячак, буфет эшлиячәк. Ә беренче тапкыр сайлаучыларга – алар бездә 1 мең 690, истәлек бүләге тапшырылачак.

Иң мөһиме – халык ышанычы

«Зәй офыклары» 

6 сентябрьдә Казанның Универсиада авылында республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауларда партия исемлеге башында торучы, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бердәм Россия» партиясе активы форумында катнашты. (Бу турыда тулырак язманы «Атна вакыйгалары»ннан укый аласыз).

Җиңүчеләр арасында Зәйдән Сергей Кузнецов та бар

«Зәй офыклары» 

“Безнең республика: горурланабыз һәм яратабыз!”  дип исемләнгән социаль проектлар марафоны кысаларында үткәрелгән фотоконкурска нәтиҗә ясалды. Жюри татарстанлылар электрон почта аша җибәргән, социаль челтәрләрдә һәм fоtotatаrstan.ru сайтында элгән фотосурәтләрне бәяләде. Җиңүчеләр арасында Зәйдән Сергей Кузнецов та бар. Ул “Туган як киңлекләре” фотосурәте белән “Табигать” номинациясендә беренче урынны алды.



Зәй сусаклагычына чираттагы рейд (фоторепортаж)

«Зәй офыклары» 

Кече күләмле суднолар инспекциясе елның теләсә кайсы фасылында сулыкларда кеше иминлеген  тәэмин итү максатында рейдлар ясый. Агымдагы елның апрель-сентябрь айларында 25 рейд ясалган. Әлеге патруль-рейдларда быел унбер кеше административ җаваплылыкка тартылды, ди кече күләмле суднолар инспекциясе испекторы Валентин Атласов. Боларның күбесе -  кече күләмле судно йөртүгә хокукы булмаган, саклану жилеты кимәгән өчен булган очраклар.  Чираттагы шундый рейдларның берсендә  патрульгә без - район газеталары журналистлары да чыктык. Читать дальше...

“Иң яхшы бизнес-проект” бәйгесе җиңүчесе - Азат Габдрәшитов

«Әлмәт таңнары» 

Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды.

Әлеге бәйге район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән булдырыла һәм ел саен уздырылып килә. Анда шәһәребезнең  махсус урта һәм югары уку йортлары студентлары катнаша. Быелгысында жюри әгъзалары 24 бизнес-проект караган. Нәтиҗәдә “Макулатура эшкәртү линиясе” темасына якланган проект белән “Икътисад, идарә һәм хокук институты”ның Әлмәт филиалы студенты Азат Габдрәшитов беренче, Әлмәт медицина көллияте студенты Ирина Фәрдиева икенче... Читать дальше...

Безнең кечкенә зур дөнья

«Зәй офыклары» 

Зәйнең Мирный бистәсе китапханәсе экологик юнәлештә эшчәнлек алып баруны өстенлекле итә. Китапханә, мәдәният йорты белән берлектә, 5нче мәктәптә әлеге җәһәттән ” Безнең кечкенә зур дөнья” дип исемләнгән экология сәгате үткәрде. Малайлар-кызларга экология, үсемлек һәм хайваннар дөньясы турында сөйләнде, китапларга тематик күзәтүләр ясалды.

La Catalogne déchirée par la question de l'indépendance

L"Express Style 

A l'instar des Écossais, une partie des Catalans réclame une autonomie accrue voire l'indépendance. Attachés à leur langue et à leur culture, nombre des 7,5 millions d'habitants de Catalogne ne se sentent pas traités équitablement par le gouvernement central de Mariano Rajoy qui a raboté en 2010 le statut d'autonomie adopté quatre ans plus tôt. La coalition au pouvoir à Barcelone a organisé un référendum sur l'indépendance rejeté par Madrid. Organisé malgré tout, le 1er octobre 2017, ce vote controversé... Читать дальше...

Тормыш-ормыш юлыннан

«Авыл офыклары» 

Яшәү дәрте җанда булган чакта,

Тынгы бирми хыял хисләре.

Бу гомернең кадерләрен белиек,

Еллар санаса да ничәне.

Ташкын сыман гына үтә еллар,

Дөнья куа күпме язмышлар.

Уйландырып куя учаклардан,

Утлы күмер алган шук чаклар.

Аңлый белү кирәк тормыш серен,

Бар карасы, бар бит агы да.

Җавап табу кирәк сынауына,

Язмыш кул изәгән чагында.

Тигез бүленмәгән дөнья йөге,

Үлчәнмәгән күпме барасың. Читать дальше...

Новости России
Москва

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends


Эш темплары арта

«Зәй офыклары» 

Район басуларыннан 609 гектарда 19665 тонна татлы тамыр җыеп алынды. Уңыш гектарыннан уртача 285 центнер тәшкил итә. Чөгендер алу белән 11 комбайн шөгыльләнә. Агрофирмалар арасында иң күп алынган мәйдан «Восток» агрофирмасында.

Читать дальше...

Инвалидлар изге урынга сәяхәт кылды

«Зәй офыклары» 

Инвалидлар ел да республиканың истәлекле һәм тарихи урыннарына сәяхәт кыла. Узган атнада инвалидлар җәмгыяте физик мөмкинлекләре чиклеләр өчен Биләргә сәяхәт оештырды. Аны оештыруда район җитәкчелеге, спорт идарәсе булышлык итте.

Заман белән бергә атлыйм дисәң...

«Зәй офыклары» 

1 октябрьдән өлкәннәр өчен «Компьютерга өйрәнү нигезләре» буенча дәресләр кабат яңартыла. Әлеге социаль акцияне пенсия фонды идарәсе башка хезмәтләр белән берлектә үткәрә. Аның масаты – пенсия яшендәге кешеләрне яңа мәгълүмат технологияләре белән таныштыру, интернет мөмкинлекләреннән файдаланырга өйрәтү, өлкәннәргә заман белән бергә атларга ярдәм итү. Курслар үтергә теләге булган пенсионерлар башта пенсия фонды идарәсенә килеп (паспорт һәм пенсия таныклыгы белән), гариза яза.

«Авыл бәйрәмнәре» дәвам итә

«Зәй офыклары» 

Район авылларында  “Авыл бәйрәмнәре” оештыру дәвам итә.  Бигеш мәдәният йортында әлеге җәһәттән “Якташлар очрашуы” узды. Аңа авылның күренекле кешеләре чакырылды. Әлеге кичәдә халык яратып өлгергән артистлар  Резедә Шәрәфиева белән Равил Галиев та катнашты.  Алар чыгышы эшмәкәр якташларының бигешлеләргә бүләге иде.

Көтелгән Зәй ипие сатуга чыкты

«Зәй офыклары» 

Зәйдә ипи заводы ябылганнан соң, халык арасында имеш-мимешләр күп булды. Узган ел исә эшмәкәр Анатолий Шалафаев элекке ипи заводы бинасын сатып алып, анда зур төзекләндерү эшләре башкарып, быел аны эшләтеп җибәрде. Шул рәвешле,  сентябрь аеннан “Зәй ипие” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте ипи һәм ипи-күмәч эшләнмәләре җитештереп, район авыллары кооператив кибетләренә сатуга чыгарды. Тиздән җирле продукция шәһәр сәүдә нокталарында да пәйда булачак.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Уроженка Тамбова Арина Родионова вышла во второй круг квалификации Уимблдона






Ремонт квартир скоро оставит петербуржцев без штанов

Конкурс прогнозов F1.D3.RU. Гран При Австрии (одинадцатый этап)

Глава МВД РФ Колокольцев прибыл в США для участия в заседаниях по линии ООН

Что Китай делает с российским автомобильным рынком