Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Новости за 09.09.2014

Maritime panel to hold sessions on port congestion

ABCNews4 

The Federal Maritime Commission plans a series of meetings to discuss port congestion, with the economy rebounding and larger container ships calling at the nation's ports.

Lime-saken

NRK.no 

Statsadvokaten har tatt ut tiltale mot 13 personer i Lime-saken for blant annet organisert kriminalitet og menneskehandel. De tiltalte har også vært etterforsket for skatteunndragelse, bedrageri og skimming i nettverket rundt dagligvarekjeden.

Алты авылда электрон тавыш бирәчәкләр

«Әлки хәбәрләре» 


Район территориаль сайлау комиссиясе өчен бик тынгысыз көннәр хәзер. Киләсе якшәмбедә – 14 сентябрьдә республика Дәүләт Советына депутатлар сайлауга соңгы әзерлек эшләре бара. Биредә шулай ук нигезле сәбәпләр аркасында якшәмбе көнне сайлауда  катнаша алмаучылар өчен вакытыннан алда тавыш бирү дә оештырылган.

Читать дальше...

Грипп “тимәсен” дисәң…

«Әлки хәбәрләре» 

Районда грипп авыруына каршы вакциналау башлана.

Йогышлы авырулар сезонына кадәр организмны ныгытырга, шул исәптән гриппка бирешмәс өчен прививка ясатырга кирәк дип киңәш бирә табиблар. Вакциналауга кагылышлы сораулар белән үзебезнең гомуми практика табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары АГНИ студентлары белән очрашты

«Әлмәт таңнары» 

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары, Табигатьне саклау буенча ТР баш дәүләт инспекторы Рамил Низамов Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары белән очрашты.

Читать дальше...



Әлмәттә депутатлыкка кандидатның сайлау алды баннерларын урлаганнар

«Әлмәт таңнары» 

9 сентябрьдә 27 нче Девон бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат, “С Вами” газетасы мөхәррире Марат Корбанов Әлмәттә 6×3 зурлыгындагы 5 сайлау алды баннеры югалуына тап булган.

Читать дальше...

Зәйлеләр шикәр кайнатуга кереште

«Зәй офыклары» 

“Зәй шикәр” заводы быелгы эш сезонына аеруча зур әзерлек белән кереште. Беренче кергән чимал эшкәртелеп, җитештерелгән продукция сатуга да чыкты -  узган ялларда Казанда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алты машина шикәр комы сатылды. Быел ул 5, 10 килограммлы капчыкларда, рафинат итеп төрелеп, тартмаларда да сатылачак.

5-6 сентябрьдә Бөтенроссия “Уку йортларында финанс грамотасы көннәре” акциясе уздырылды

«Авыл офыклары» 

Финанс грамотасы көне.

Аның кысаларында безнең районның салым инспектторлары Сөембикә Миннеханова һәм Дмитрий Каргин Балык бистәсе икенче мәктәбе, гимназия өлкән сыйныф укучылары белән очрашу үткәрделәр. Салым закончалыгы нигезләре һәм салым органнарынң электрон хезмәте турында әңгәмәләр кордылар.

Фото yandex.ru

Яшь сайлаучылар өчен

«Зәй офыклары» 

Зәй политехник колледжында яшь сайлаучылар өчен кызыклы чара үтте. Аны яшьләр эшләре идарәсе оештырды. Чараның төп бурычы – яшьләрнең гражданлык активлыгын күтәрү өчен шартлар булдыру, аларны 14 осентбрьдә узачак ТР Дәүләт Советына сайлауларда катнашуга җәлеп итү иде. Иң элек студентларны яшь сайлаучы итеп тану буенча уен оештырылды. Аннан сайлау темасына багышланган әңгәмә үткәрелде. Чара яшьләрнең сәясәткә битараф түгеллеген  күрсәтте.

Корбан чалырга уйласагыз...

«Заман сулышы» 

Мөселман халкы өчен изге бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете якынлаша. Корбан чалу нияте булган мөселман кардәшләребез сарык, сыер һәм башка терлек сатып ала башлый. Тик сак булыгыз, дип кисәтә Лениногорск ветеринария берләшмәсе.

Читать дальше...

2014 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы дәүләт советының бишенче чакырылыш депутатлар сайлау була

«Авыл офыклары» 

Игътибарлы булыгыз!

 Бу уңайдан сайлау чорында полиция хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен тәүлек әйләнәсе киңәйтелгән режимда саклаячаклар.

Балык бистәсе эчке эшләр бүлеге бу чорда халыктан да игътибарлы булуны сорый. Кеше күп җыела торган җәмәгать урыннарында хуҗасыз сумка, пакет, коробкаларга тап булсагыз, таныш түгел шикле кешеләр очратсагыз кичекмәстән полиция хезмәткәрләренә хәбәр итегез.

Фото yandex.ru

Автомобильчедә дә, җәяүледә дә гаеп бар

«Авыл офыклары» 

Юл, бигрәк тә төнге юл автомобиль йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән зур саклык таләп итә. Бик зур ихтыяҗ гына булмаса, тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыгудан тыелып торырга кирәк. Каршы яктан килүче машина фараларының “сукырайтуыннан”, юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәвеннән, яктыртылмавыннан һәм автомобильчеләрнең күз күреме начар булуына карамастан, куркынычсыз тизлекне сакламавыннан бик күп фаҗигалар ясала.

Читать дальше...

Зәйдә тулы куәткә шикәр чөгендере алына

«Зәй офыклары» 

Бүгенге көнгә Зәй басуларыннан 580 гектар мәйданда 15660 тонна  татлы тамыр казып алынды. Шушы көннәрдә  бу эшкә “Зәй шикәре” агрофирмасы да керешәчәк. Уңыш гектарыннан 270 центнер тәшкил итә. Явып узган яңгырлар чөгендернең үсүенә китерде. Дым җитәрлек, көннәр җылы торганда уңыш тагын да артыр дигән өмет бар.

Энҗе үзен мастер-класста сыный

«Зәй офыклары» 

8–10 сентябрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы милләтебезнең кием атрибутикалары булган, калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер–класс уздыра. Анда республика районнары һәм Русия  төбәкләре җирлекләрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмаларыннан  хатын–кызлар катнаша. Зәйдән исә чарага әлеге оешманың җирле бүлеге җитәкчесе Энҗе Әхмәтҗанова китте.

Украинадагы яраларны төзәтергә дә бик күп вакытлар кирәк булачак

«Авыл офыклары» 

Украина вакыйгалары барыбызны да тетрәндерде. Телевизор каналларыннан, радио тапшыруларыннан, газета язмаларыннан гына түгел, шунда яшәп, сугышны үз күзләре белән күреп, андагы авырлыклардан иза чигеп кайтучылар белән күзгә-күз очрашып сөйләшкәннән соң күңелдә авыр тойгылар артканнан арта гына, нәфрәт хисләре уяна.

Читать дальше...

Ял белән хезмәтне бәйләп

«Зәй офыклары» 

Зәй ГРЭСында  эшлиләр дә, ял да итә беләләр. Станция җитәкчелеге профсоюз комитеты белән берлектә,  хезмәт куючыларның ялын оештыруга зур игътибар итә. “Алтын көз” бәйрәме үткәрү биредә матур бер гадәткә керде. Быел да ул “Ялта-Зәй” чаңгы базасында оештырылды. Бәйрәм исә ныклы әзерлек һәм зур оешканлык белән узды. Бу турыда тулырак язманы «Зәй офыклары” газетасының алдагы санында укырсыз.


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса