Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2014

Новости за 24.09.2014

25 сентябрьдә Татарстаннан беренче хаҗилар юлга кузгала

«Авыл офыклары» 

Быелга хаҗга барып кайту 155 мең сумга төшә. Сәфәр 20-30 көн дәвам итәчәк, шуның 5 көнен хаҗилар Мәдинә мәчетендә уздырачак. "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы кысаларында хаҗ кылырга баручыларны ике тапкыр ашатачаклар. Төркемнәрне имамнар һәм медицина белгечләре озатып йөриячәк.

Читать дальше...

Әлмәт паркында “Глаголица” сәнгатьле уку бәйрәме узачак

«Әлмәт таңнары» 

Чара 4 октябрьдә үтә. Бәйрәм кысаларында балалар танылган Россия язучылары: Сергей Махотин, Михаил Яснов, Анна Русс, Андрей Абросимов һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Ксения Молдавская белән очрашачак. 

Читать дальше...

Зәй укучылары коткаручылар ролендә дә сынатмады

«Зәй офыклары» 

Казанның  “ Костер” балалар сәламәтләндерү лагеренда 16-19 сентябрьдә  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлангычы белән “Куркынычсыз мәктәп” республика бәйгесе оештырылды. Анда төрле район мәктәпләреннән 41 команда үз уку йортлары иминлеген саклау буенча белемнәрен, мөмкинлекләрен сынауда көч сынашты. Ярышларда безнең район данын 1 мәктәпнең IX-X сыйныф укучылары яклады. Биш малай һәм өч кыз гадәттән тыш хәлләрдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген, коткару эшләрендә катнашу үзенчәлекләрен күрсәтте, хәрби, физик әзерлектә сыналды. Читать дальше...



Әтисе рухына дога булып барсын

«Әлки хәбәрләре» 

Авылыбыз эшмәкәрләре Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар хәйрия эшендә бик теләп катнашалар. Алар Юхмачыда урнашкан картлар йортына даими ярдәм итеп торалар. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм аерым кешеләргә дә булышалар. Әле шушы көннәрдә генә Альберт мәчеткә тагын ярдәм күрсәтте. Мәчетебезнең керү юлы бик искергән иде. Альберт, шуны күреп, монда үз эшчеләрен җибәргән. Алар, искесен сүтеп, яңа брусчатка түшәгәннәр. Ул бик матур килеп чыккан. Без, картлар, моңа бик шатландык. Шуның өчен аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Читать дальше...

Әлмәтнең 2 нче лицее Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлегенә эләкте

«Әлмәт таңнары» 

Илнең иң яхшы мәктәпләре рейтингын РИА “Новости” бастырып чыгарган. Сыйфатлы белем бирүче 500 мәктәп арасында Татарстанның 17 белем йорты, шул исәптән безнең 2 нче лицей да бар.

Читать дальше...

Зәйдә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2014” бәйгесенә йомгак ясалды (фоторепортаж)

«Зәй офыклары» 

Зәйдә район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегендә мәктәп укучылары арасында үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч-2014” муниципаль бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.

Читать дальше...

Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче 29 яшьлек хатын икенче баласын өендә тудырган

«Әлмәт таңнары» 

Ул бәбәй алып кайтыр вакыты җитүен алдан белә. Әмма моңарчы бер тапкыр да гинекологка күренмәгән һәм хатын-кызлар консультациясендә дә исәптә тормаган хатын бала тудыру йортына баруны кирәк тапмый.

Читать дальше...

Үги әни

«Әлки хәбәрләре» 

Үги әни турында күп вакыт зарланып, ачуланып сөйлиләр. Ә мин сүз алып барган үги әни андый түгел, шуңа бу хатымны гыйбрәт өчен язам әле.

Читать дальше...

Лениногорскида трамплиннан сикерәчәкләр

«Заман сулышы» 

2 октябрьдән 5есенә кадәр шәһәребезнең трамплиннар комплексында чаңгыда трамплиннан сикерү һәм ике төр ярыш буенча Татарстан беренчелеге һәм Ачык чемпионат булачак. Анда Уфа, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Чайковский, Киевтан җыелма командалар катнашачак. 2 октябрьдә– рәсми тренировка, 3 октябрьдә– К-29 һәм К-48 трамплиннарыннан сикерү буенча Беренчелек, 4 октябрьдә– шундый ук трамплиннардан ике төр спортчылар өчен сикерү, 2,3,5 чакрым чакрымга йөгерү, 5 октябрьдә К-48 трамплиныннан... Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Теннисистка Потапова: считаю Квинси Промеса одной из легенд «Спартака»






В Госдуме призвали МВД проверить Кашпировского после новых сеансов

Пять вопросов о финансах современных школьников

Нижегородские предприятия приглашаются для участия в Международной выставке «Здравоохранение-2024»

Для остановочных пунктов ВСМ-1 возведут отдельные платформы