(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). 12 декабрьдә Төмән татарлары «Түгәрәк уен» IX өлкә татар фольклор фестивален онлайн үткәрәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фестиваль татар мәдәниятен популярлаштырырга һәм балаларны милли кыйммәтләргә җәлеп итәргә ярдәм итәчәк. Катнашучылар җырлаячак, лиро-эпик әсәрләр укыячак, бииячәк, уен коралларында уйнаячак һәм әкиятләрне сәхнәләштерәчәк. Катнашучыларның барлык чыгышлары да чын материалларга: музей коллекцияләренә, легендаларга һәм риваятьләргә нигезләнгән. Читать дальше...