«Ак Барс» хоккейчылары плей-оффның икенче уенында өч алка өстенлек белән җиңде
(Казан, 5 март, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда «Ак Барс» хоккейчылары Түбән Новгородның «Торпедо» командасын плей-офф этабының икенче уенында 4:1 исәбе белән җиңде. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Ак Барс» исәбендә ике җиңү. 3 март көнне узган плей-офф этабының беренче уенында «Ак Барс»ның капкасын Адам Рейдеборн саклаган булса, бүген бозга төп капкачы буларак Тимур Билалов чыкты. Читать дальше...