(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Дума сайлауларының нәтиҗәләре турында сөйләде. Йомгак ясау бүген Россия Үзәк сайлау комиссиясендә узган. «Россия Федерациясенең барлык сайлау участокларында да сайлаулар узды дип танылды. Алар демократик җәмгыять принципларын төгәл үтәп башкарылды — ачык, үтә күренмәле һәм легитим булды. Бу хакта гражданнарның сайлауга мөнәсәбәте һәм сайлау көннәрендә участокларда республика кешеләрнең югары активлыгы сөйли», — дип белдерде Кондратьев.