«Омикрон» штаммы аркасында Чаллыда ковидка каршы яңа чикләүләр кертелергә мөмкин
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Коронавирусның яңа штаммы — «омикрон» аркасында Чаллыда яңа чикләүләр кертелергә мөмкин. Якын көннәрдә Автокалада оператив штаб утырышы узачак, анда предприятие һәм учреждение җитәкчеләрен дә чакырачаклар. Очрашуны мэр Наил Мәһдиев үткәрергә кушты. «Безгә алга таба ничек яшәргә һәм эшләргә, әйдәгез, шул хакта фикер алышыйк әле. Медицина учреждениеләрендә урыннар булдыру буенча тагын нинди чаралар күрергә кирәк, кеше күп була торган урыннарда инде өстәмә чикләүләр кертү таләп ителәдер... Читать дальше...