(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда буран һәм һава температурасының җылынуы көтелә.
Иртәгә, 18 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклон аркасында Татарстанда җылыта һәм һава торышы бозыла. Бу хакта Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада төнлә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән аз гына кар булуы ихтимал. Көндез республиканың барлык территориясендә кар явуы фаразлана. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да буран булачак, күз күреме бер-ике километр. Читать дальше...