“Бүген Башкортстандагы хокук бозуларны теркәп бару кирәк”
Мөһаҗир башкортлар чит илдә кеше хокукларын яклау үзәге булдырды. Омбудсмен БМО, Европа парламент, халыкара мәхкәмәләр белән эшләячәк. 30 ноябрьдә онлайн режимында Чит илдәге башкорт милли хәрәкәтенең чираттан тыш Корылтаенда Башкортстанда яшәүчеләрнең кеше хокукларын яклау институты булдырылды. Башкорт омбудсмены республикадагы кеше хокуклары бозылуны теркәп барачак һәм үз чиратында халыкара оешмаларга, мәхкәмәләргә мөрәҗәгать итәчәк. Милли хәрәкәт фикеренчә, бу "Путин режимы җимерелгәннән соң гаеплеләрне җаваплылыкка тартыр өчен" эшләнә. Читать дальше...