Түбән Әлки авылында яңа салынган мәдәният йорты ачылды
Түбән Әлки авылында яңа салынган мәдәният йорты тантаналы төстә ачылды. Заманча таштан, буяулы калай түбәсе, ап-ак зур пластик-тәрәзәләр белән төп юл кырыена салынган бина, затлылык, ямь биреп, авылга керүгә үк күренә. Аның янәшәсендә ФАП, ветеринария бүлеге, мәчет, мәктәп тә урнашкан. Бинага нигез ноябрьдә салынса, төзелеш быел җәй башында төгәлләнде. Шул көннән авылның һәр кешесе дә аның ачылуын көтте. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» сайтында Алсу Закирова яза.
Читать дальше...