Александр Матросов авылын Казан татарлары нигезләгән – Арслан мулла шәҗәрәсе раслый
(Казан, 3 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Александр Матросов, ягъни, Шакирьян Мөхәммәтҗанов туып үскән авылга чукындырудан качып Казан ягыннан килеп урнашкан татарлар нигез салган. Авыл кешеләрендә әлеге версиянең дөреслеген раслый торган Арслан мулла шәҗәрәсе саклана. Сүз Башкортстанның Учалы районы Кунакбай авылы турында бара.
«Миңа бер агай шәҗәрәне язып биргән иде. Без ничек татар? Ул агай язып калдырганча, Арслан баба чукындырудан качып Казаннан Өрген дигән авылга килеп утырган», — дип аңлатты Кунакбай авылда яшәүче Таңсылу Йосыпова.
Авыл кешеләре әйтүенчә, Арслан мулланың шәҗәрәсе бик зур — ярты авылдан артык. Арслан мулланың кабере дә бар. Ул юлдан читтә утыра. Айсылу Йосыпова да дәү әнисе ягыннан шушы Арслан мулла нәселенә карый.
Ул үзенең татар дип язылган булуын, үзенең татарча укыган соңгы класс булуын ассызыклый. «Балаларым башкорт дип язылган. Без шулай хәзер, буталып беттек», — ди Таңсылу Йосыпова.
Кунакбай авылында хәзер нигездә татарлар һәм башкортлар яши. Авыл халкының сөйләмендә с хәрефе өстенлек итә. «Безне сыскылдаклар дип әйтәләр», — ди алар.
Башкортстанның Учалы районында 12 типтәр авылы бар. «Татар-информ» хәбәрчесе шуларның икесендә — Кунакбай һәм Юлдаш авылларында булды. Ул авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Агинәйләр» фольклор ансамблендә катнашучылар белән аралашты.
Советлар Союзы герое Александр Матросовның Кунакбай авылында Шакирьян Мөхәммәтҗанов булуы билгеле. Авылда геройның музее да бар.