Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Соңгы тәүлектә Татарстанда коронавирусның 49 очрагы ачыкланган, 36 кеше сәламәтләнгән

0

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 49 яңа очрагы ачыкланган.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, бер кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән.

«11 кеше хастаханәгә озатылган, 38 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Казанда — 30, Чаллыда — 10, Апас, Балтач, Бөгелмә, Биектау, Зәй, Лаеш, Мөслим, Питрәч һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Шул рәвешле, пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 25 905 очрагы теркәлгән, 22 631 кеше (шуларның 36сы — узган тәүлектә) авырудан терелгән.

Республикада барлыгы 1 028 725 кеше коронавируска каршы прививка ясаткан. 879 654 кеше икенче дозаны да алган.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса