Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Казан мөселман киносы фестивале ике кинофорум белән килешү төзегән

0

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ», Лиля Шәйхетдинова). Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыручылары Мәскәүнең «Литература и кино» һәм Санкт-Петербургның «Влюбленные в искусство» кинофорумнары белән хезмәттәшлек килешүенә кул куйган.

«Бу килешүләр безнең өчен яңа мөмкинлекләр ача. Алар ярдәмендә без бер-беребез арасында фестиваль программалары, фильмнар белән алмашына, уртак проектлар эшли алабыз», — дип белдерделәр Казан кинофестиваленең матбугат хезмәтеннән.

Хәзерге вакытка Казан халыкара мөселман киносы фестивале оештыручылары хезмәттәшлек турындагы 16 документка кул куйган. Әлеге чара региональ кино базары кырында узган.

                                                                              

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса