Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Яңа Чишмә районында Африка дуңгыз чумасы буенча карантин якын арада гамәлдән чыгарыла

0

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Яңа Чишмә районы «Красновидово» аучылык хуҗалыгында карантин якын арада гамәлдән чыгарылачак.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Россиядә кыргый фаунада карантин режимында 29 вирус чыганагы, шул исәптән берсе Татарстанда булганын искәртте. «Бер ай узды, „Красновидово“ аучылык хуҗалыгында карантин якын арада гамәлдән чыгарыла», — диде.

ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, җәен «Красновидово» аучылык хуҗалыгында Африка дуңгыз чумасы ачыклангач, 20 дән артык йорт дуңгызы юкка чыгарылган. «Биш километр ераклыктагы зонада вирус теркәлгәч, шәхси хуҗалыктан 24 баш дуңгыз алынган», — диде.

Габделхак Мотыйгуллин әйтүенчә, Россиядә Африка дуңгыз чумасы тиз таралыш ала, вазгыять начараюы күзәтелә. «8 сентябрьгә булган мәгълүматтан күренгәнчә, Россия территориясендә Африка чумасының сигез очрагы ачыкланган. Бу очраклар Волгоград, Амур, Брянск, Саратов, Кострома, Түбән Новгород, Воронеж, Белгород, Владимир өлкәләрендә теркәлгән. Йорт дуңгызлары арасында 68 вирус чыганагы урыннары карантин режимында», — диде.

Африка дуңгыз чумасы белән йогышланган очракта, кыргый кабаннар һәм дуңгызлар 100 процент диярлек үлемгә дучар. Исән калса да, ул вирус таратучы хайван була. «Дуңгызчылык предприятиеләре ябык режимда эшләргә тиеш. Урманнарга барудан тыелып торырга кирәк», — дип белдерде Габделхак Мотыйгуллин.

Республикада ярты миллионга якын дуңгыз исәпләнә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Российская теннисистка Потапова вышла в финал турнира в Румынии






«Чеховские медведи» одержали победу в Бресте

Песков: Путин сегодня встретится с Пушилиным

Новосибирск стал вторым городом России по количеству спортзалов на 10 тысяч человек

Пореченков и Масленников затеяли «Богатырские игры»