Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Киләсе атна башында Татарстанга җылы көннәр әйләнеп кайтачак

0

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Киләсе атна башында Татарстан Атлантик циклонның төньяк киңлекләре буйлап күченүче җылы секторына эләгәчәк, шуның нәтиҗәсендә термометрның терекөмеш баганасы +16..+21 градуска кадәр күтәреләчәк. Республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразында шулай диелә.

Алда торган ял көннәрендә төбәктә салкынча һава торышы сакланачак. Шимбә көнне республиканың көнчыгышында урыны белән бераз яңгыр явачак, һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, урыны белән туфракка -1 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Көндез Татарстан югары атмосфера басымы зонасында булачак, шунлыктан явым-төшем ихтималы аз, һава температурасы +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Якшәмбе көнне төнлә явым-төшем көтелми, температура +2..+7 тәшкил итәчәк, урыны белән туфракка -1 градуска кадәр кырау төшәчәк. Көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр явачак, температура +17 градуска кадәр күтәрелә.

13-14 сентябрьдә бераз яңгыр явуы көтелә, көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +16..+21 градус тәшкил итәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Теннисистка Потапова поднялась на одну позицию в рейтинге WTA






Опрос: Большинство москвичей не пользуются нейросетями

Медведев назвал удары по Киеву концепцией «мира через силу»

Владимир Ефимов: В 2024 году москвичи обратились за госуслугами в сфере имущества почти 130 тысяч раз

Сергунина: Темпы роста и потенциал торговой отрасли Москвы представили в новом онлайн-проекте