Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Татарстанда «Ак кәгазьгә — яңа тормыш» акциясе башланды

0
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте «Ак кәгазьгә — яңа тормыш» дип исемләнгән республикакүләм хәйрия акциясен игълан итте. Хәйрия акциясе кичә башланып китте һәм 2021 елның 29 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Макулатурадан кергән акчалар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы авыру балаларның дәвалануы өчен түләүгә тапшырылачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте. Акция барышында Аллаһ исемнәре, Коръән аятьләре, хәдисләр кергән кәгазьләрне дә җыю оештырылачак (мондый китапларны һәм басмаларны аерып куярга һәм «Дин» дип язарга кирәк). Билгеле булганча, андый кәгазьләр үзләренә аерым игътибар һәм сакчыл мөнәсәбәт таләп итә.  Узган елларны әлеге акция, Казанда гына түгел, Татарстан районнарында да зурлап үткәрелде. Макулатура Казан шәһәре, Сара Садыйкова урамы, 6/22 йорт (7нче кабинет) адресы буенча эш көннәрендә көндезге сәгать бердән кичке алтыга кадәр (13:00-18:00) кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат өчен телефон: +7 (84-32) 37-86-18.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Чесноков

Чесноков: победа Александровой над Соболенко - один из лучших матчей в карьере






Сборная РФ по футболу сыграет с командами Нигерии, Замбии и Белоруссии

Что почитать в День святого Валентина: семь необычных книг о любви

Москва построит новый вантовый мост: завершение к 2027 году

Материнский капитал растет на благо материнства и детства