Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Миңнеханов Чернышенкодан җәйге корылыктан зыян күргән хуҗалыкларга ярдәм итүне сорады

0
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендәге Идел буе федераль округы төбәкләренең социаль-икътисади үсешенә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чарада шулай ук РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та булды.  Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быел җәй Татарстан һәм федераль округның кайбер төбәкләре корылыктан җитди зыян күрде. «Соңгы тапкыр мондый корылык 2010 елда булды, бу вәзгыять быел да кабатланды. Без уңышны саклап калу өчен барысын да эшләдек. Коры 2010 елда бары тик 700 мең тонна бөртекле ашлык кына җыя алган булсак, быел кукуруз белән бергә 2,5 млн тонна ашлык көтәбез. Әмма бу гына җитәрлек түгел, — диде республика җитәкчесе. Аномаль эсселек эре хуҗалыкларга да, шулай ук кече хуҗалыкларга да бик зур зыян салды, диде ул. Крестьяннарның шәхси хуҗалыклары да җитди кыенлыклар белән очрашты.  Татарстан Президенты РФ вице-премьерыннан бу теманы хөкүмәт дәрәҗәсендә күтәрүне һәм корылыктан зыян күргән төбәкләргә ярдәм итүне сорады.  Элегрәк Дмитрий Чернышенко Россия Хөкүмәтеннән Идел буе федераль округы буенча куратор итеп билгеләнде.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Россиянка Калинская снялась с турнира WTA в Мексике






Захарова: Москва в контакте с Баку по вопросу представительства Sputnik

США передали России обвиняемого в разбойном нападении в Пулково в 2014 году

Замгубернатора Рязанской области задержали по делу о взятках

Количество АЗС "Газпром нефти" в России достигло 1549 станций