(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Иртәгә, 11 сентябрь көнне, Тверь шәһәрендә Татарстан көненә багышланган бәйрәм концерты була. Анда Мәскәүдән килгән артистларның чыгышы көтелә. «Программада, әлбәттә, Тверь өлкәсе татарларының автономиясе үзешчәннәре башкаруында чыгышлар булачак. Чарада шулай ук Мәскәүдән килгән җырчы һәм биючеләр дә катнашачак. Барыгызны да бәйрәмгә чакырабыз!» — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә. Татарстан Республикасы көне уңаеннан концерт Тверьдәге «Химволокно» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә башлана.