Миңнеханов РФ Президенты каршындагы Физик культура үстерү советы утырышында катнашты
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә буенча РФ Президенты каршындагы Физик культура һәм спортны үстерү советы утырышында катнашты. Утырышны РФ Президенты Владимир Путин уздырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Катнашучылар ХХХII Олимпиада һәм XVI Паралимпия җәйге уеннарында Россия спортчыларының чыгышы нәтиҗәләре, шулай ук балалар-яшүсмерләр спортын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Әлбәттә, безнең спортчылар — молодец. Һәм алар ышаныч белән алга барсын өчен, яңа биеклекләргә ирешсен өчен ярдәм кирәк, шул исәптән, барыннан да элек дәүләт тарафыннан», — диде Владимир Путин.
Президент сүзләренчә, бүген төп бурыч — үсеп килүче буынны, физик үсеш үзенчәлекләре булган һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларны спортка җәлеп итү.
Владимир Путин ел ахырына кадәр профильле дәүләт программаларына комплекслы спорт объектларын, шул исәптән бассейннарны төзүне һәм карап тотуны кертергә кушты.
Субъектлар башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Владимир Путин спортны бюджет финанславы дәрәҗәсен 2024 елга чыгымнарның гомуми күләмендә 2 процентка кадәр җиткерү кирәклеген билгеләде. Бу акчаның күпчелеге күмәк спортка тотылырга тиеш.