Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Уфада Милли киемнәр көнендә башкорт костюмнары дефилесы булды

0
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Башкортстан Республикасында Милли киемнәр көне билгеләп үтелә. Аларның һәрберсенең үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм — ул гади кием генә түгел, ә бөтен халык турында сөйли ала торган зур тарих. Аны традицияләр һәм гореф-гадәтләр кебек сакларга кирәк. Бөтендөнья башкорт корылтае Милли киемнәр көненә Уфаның зур сәүдә үзәкләрендә башкорт милли киемнәре дефилесын карарга тамашачылар күп җыелды, дип хәбәр итә «Башинформ» . Үзенчәлекле чарада төрле юнәлешләрдә эшләүче күп кенә иҗади шәхесләр катнашты. Оештыручыларның берсе, Бөтендөнья башкорт корылтае вәкиле Ләйсән Мостафина фикеренчә, башкорт яшьләре арасында кызыклы, иҗади шәхесләр күп. «Милли кием көнендә без аларны бер урында җыя алдык. Җылы иҗади атмосфера урнашты, бер-берсен белмәгән кешеләр танышты, идеяләр, тәэсирләр белән уртаклашты. Бу шәп һәм башкорт дизайнерлары, рәссамнары, осталары катнашында башка зур проектларны башлап җибәрү өчен башлангыч булып тора», — ди Ләйсән Мостафина.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Янник Синнер

Хавбек "Пари НН" Калинский: Синнер - адекватный парень, одобряю выбор сестры






В Серпухове обсудили развитие туристического кластера

Анатолий Гарбузов: По программе стимулирования ...

Муж певицы Валерии посмеялся над ее первым супругом

В Москве по показаниям организатора задержан участник финансирования ИГ