Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачыла

0

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Вафирә Гыйззәтуллина истәлегенә мемориаль такта ачыла. «Истәлек тактасы җырчы яшәгән йорт диварына — Казан шәһәре, Татарстан 7нче йорт адресы буенча урнаштырылган. Ачылу тантанасы 2021 елның 16 сентябрендә 11.00 сәгатьтә була», — дип хәбәр итә мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. Тантанага күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, җырчының туганнары, танылган артистлар, ветераннар чакырылган. Мемориаль тактаның авторы — Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Фәнил Вәлиуллин.

Вафирә Гыйззәтуллина 1946 елның 13 февралендә Татарстанның Бондюг районы (хәзерге Менделеевск районы) Камай авылында туып үсә. Алабуга сәнгать училищесында, Казан музыка училищесында һәм Казан дәүләт консерваториясендә Валентина Лазько классында белем ала. 1974-1975 елларда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисткасы була. 1975 — 1994 елларда иҗат эшчәнлеген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дәвам итә. 1997-2001 елларда «Татарстан» телерадиокомпаниясенең эстрада оркестры солисты булып эшли.

Быел — 16 сентябрьдә җырчының фаҗигале рәвештә арабыздан китүенә, егерме ел була. Җырчы туган төбәгендә — Камай авылында җирләнгән.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Марат Сафин

Марат Сафин сделал прогноз на финал Australian Open Янник Синнер — Александр Зверев






Фонд «Защитники Отечества» предлагает жителям Поморья принять участие в проекте по увековечению памяти участников СВО

Чехия: нефтепродукты из России и дешевая заправка. Скоро всё может закончиться

Мда...

Рейс Москва — Сочи совершил аварийную посадку в аэропорту Саратова