РФ Дәүләт Думасы депутаты торак йортларда җылыту нормаларын үзгәртергә тәкъдим итте
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә булган фаҗигадән соң РФ Дәүләт Думасы депутаты Елена Вторыгина Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга күп фатирлы йортларда җылыны тәүлеклек уртача температура +10 градус (+8 градус урынына) тәшкил иткәндә бирү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, мондый температура йортларга җылы биргәнче хәзерге кебек биш түгел, ә өч тәүлек торырга тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Депутат искәрткәнчә, йортта яшәүчеләр төнлә фатирларны җылыту өчен кушылган газ Ногинскидагы шартлауның сәбәпчесе булырга мөмкин. Җылыту сезонының кайчан башлануы уртача тәүлеклек температурага бәйле, диде Вторыгина. Ул биш көн дәвамында +8 градустан түбәнрәк булырга тиеш. «Ногинскида булган фаҗиганең кабатлануына юл куймас өчен, җылыту сезонын башлау өчен уртача тәүлеклек температураны +8 градустан +10 градуска кадәр арттыру, шулай ук срокларны биш көннән өч көнгә кадәр киметү мөмкинлеген каравыгызны сорыйм», - дип искәртте депутат үз мөрәҗәгатендә. «Татар-информ» агентлыгы Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә көнкүреш газы шартлау нәтиҗәсендә җиде кешенең һәлак булуы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.