Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Россиядә коронавиурс инфекциясенә каршы көрәшкә багышланган тәңкәләр чыгачак

0
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Россиядә «Спутник V» вакцинасына һәм Россия туры инвестицияләр фондына багышланган нумизматик җыелмалар чыгачак. Аларны Мәскәүнең акча сарае әзерли, дип хәбәр итә фондның матбугат хезмәте. «Россия туры инвестицияләр фонды Мәскәү акча сарае - „Гознак“ акционерлык җәмгыяте филиалы белән берлектә коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында фидакяр хезмәтләре өчен медицина хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән яңа нумизматик җыелмалар чыгаруы турында игълан итә», - диелә Россия туры инвестицияләр фонды хәбәрендә. Тәңкәләрнең берсендә - коронавируска каршы препарат уйлап табуда Россия галимнәренең беренчелеге символы буларак тынычлык картасы белән «Спутник V», ә икенчесендә саклагыч костюмнар кигән ашыгыч ярдәм бригадасы сурәтләнәчәк. Билгеләп үтелгәнчә, нумизматик җыелмалар чикләнгән тираж белән Мәскәү акча сараеның сәүдә салонына сатуга куелачак. «Җыелма составына медицина хезмәткәрләренең фидакяр хезмәтенә багышланган Россия Банкының 25 сумлык истәлек тәңкәсе һәм Мәскәү акча сараенда кыйммәт булмаган металлдан – нейзильбердан коелган сувенир жетоннар („Россия туры инвестицияләр фонды“ һәм „Н.Ф.Гамалея исемендәге фонд. Спутник V“) керә, - дип искәрттеләр фондта.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Блинкова уступила четвертой ракетке мира в четвертьфинале турнира в Остине






Павел Прилучный требует снижения алиментов через суд

Актер из сериала «Ищейка» Михаил Мокеев умер в возрасте 73 лет

Собянин рассказал о реставрации Швейцарского домика в усадьбе Кусково

«Для нее проводили специальные ритуалы»: шаманка рассказала, почему посадили Блиновскую