Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Миңнеханов һәм Чуйченко Юстиция кварталында Гавриил Державинга һәйкәл ачтылар

0
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда Юстиция кварталы территориясендә шагыйрь һәм күренекле дәүләт эшлеклесе Гавриил Державинга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Юстиция министры Константин Чуйченко, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский катнашты. Исегезгә төшерәбез, Юстиция кварталы төзелеше бу елның маенда башланган иде. Яңа шәһәр киңлегендә Татарстанның һәр кешесе файдаланырлык барлык хокукый хезмәтләр тупланачак. Беренче объект инде әзер, бу — Түләүсез юридик ярдәм үзәге. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанның зур тарихы һәм бай традицияләре булган бик яхшы юридик мәктәбе бар. «Бүген без танылган якташыбыз, Россиянең беренче юстиция министры Гавриил Романович Державинга һәйкәл ачабыз. Монумент Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәге белән янәшә урнашкан. Бу бик мөһим проект, аның максаты — кешеләр кирәкле ярдәмне ала алсын өчен юридик хезмәтне һәркем өчен ачык итү», — диде ТР Президенты. Константин Чуйченко, үз чиратында, республика җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ул Гавриил Державинга һәйкәл законлылыкны, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүне, дәүләтчелекне ныгытуны гәүдәләндерәчәк, дип өстәде. Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Константин Чуйченко яңа Түләүсез юридик ярдәм үзәген карадылар. Шулай ук Юстиция кварталы территориясендә Россия Юстиция министрлыгының ТР буенча территориаль идарәсе, Гражданнар инициативалары үзәге, Дәүләт юридик бюросы, Суд экспертизасы үзәге, адвокатлар һәм нотариуслар офислары урнаштыру планлаштырыла.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Екатерина Александрова

Александрова обыграла Мартич и пробилась в полуфинал турнира в Линце






Елизавета Боярская, Виктория Исакова, Елена Лядова, Владимир Вдовиченков, Сергей Безруков и Агата Муцениеце на премии "Золотой орёл"

Авиакомпания “Россия” в феврале выполняет 5 рейсов в неделю из Магадана в Москву

В Ярославле в перестрелке при задержании преступника погиб сотрудник полиции

Перестроечный «Сталинград». Как Юрий Озеров снял финал «Освобождения»