Россия Юстиция министры Татарстан Президентына ведомствоның иң югары бүләген тапшырды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Анатолий Кони медален тапшырды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иң югары ведомство бүләге РФ Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләрен социаль яклауга ярдәм итү, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә аерым шәхси казанышлары өчен бирелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Юстиция министры Константин Чуйченко Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында очрашты.
Очрашуда РФ Юстиция министрлыгының һәм Татарстан Республикасының төрле яклап хезмәттәшлеге, шул исәптән гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.
Константин Чуйченко Рөстәм Миңнехановка Анатолий Кони медален тапшырды. Иң югары ведомство бүләге РФ Юстиция министрлыгының дәүләт хезмәткәрләрен социаль яклауга ярдәм итү, ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм Россия Юстиция министрлыгына йөкләнгән бурычларны хәл итүдә аерым шәхси казанышлары өчен бирелә.