Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Динә Гәрәева «Татарча диктант»ка әзерләнер өчен яраткан татар авторларын укыган

0
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Барс-рекордс» компаниясенең үсеш һәм инновацияләр буенча директоры Динә Гәрәева «Татарча диктант» акциясенә әзерләнер өчен көн саен татар әдәбияты әсәрләрен укуын әйтте. Ул Габдулла Тукай, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев, Зөлфәт Хәким әсәрләрен яратып укуын сөйләде. «Мин татар гимназиясен тәмамладым, барлык фәннәрне дә татар телендә укыдым. Көн саен бер-ике бит булса да, татар әсәрләрен укырга тырышам, татар китаплары минем китапханәдә бихисап. Кол Галидән башлап, бик күп авторларны әйтеп үтә алам», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә диктанттан соң. Динә Гәрәева «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнашкан. «Бик кирәкле чара. „Татарча диктант“ кебек акцияләр күбрәк булса, без татар халкы мохите өчен тагын да файдалырак әйберләр эшләр идек. Татар телендә сөйләшү мода булып калачак», — диде ул. «Татарча диктант»та алга таба да катнашырга уйлыйм. Бүген тәкъдим ителгән Гомәр Бәширов әсәреннән өзек миңа ошады, ул бүгенге көнгә туры килеп тора», — диде Динә Гәрәева.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублев вышел в четвертьфинал теннисного турнира в Роттердаме






СПАСЕНИЕ ОТ ДЕНУКЛЕАРИЗАЦИИ! ПРО "Z" И "Аз" В НЛП СВО. ДОРАБОТКА РАКЕТЫ "ОРЕШНИК". В.В. Путин, Дональд Трамп. Новости. Россия, США, Европа могут улучшить отношения и здоровье общества?!

Февральская коллекция обуви Pródan

Проектировщика Дзержинской линии метро выбрали в Новосибирске

Петербуржцам назвали цену одного "романтика" в месяц в 2025 году