Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Марат Әхмәтов: «Татарча диктант» - миллионлаган кешене уята торган чара

0

(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Аның фикеренчә, әлеге акция бик аз чыгым белән миллионлаган кешене уята торган искиткеч файдалы чара.

«Мин үземне әкияти татар дөньясы мохитендә хис иттем. Диктантны язарга килгән милләттәшләребезне күреп күңел сөенде. Диктант язу авыр булмады. Диктант тексты авторы Гомәр ага Бәширов Казан арты кешесе, сөйләмдә кулланыла торган сүзләр бертөрлерәк, ул яктан проблема булмады», — дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында .

Марат Әхмәтов тырышып язуын әйтте. «Язуым аңлашылсын әле дип, зуррак хәрефләр белән яздым. Өтер куела торган урыннар кыенлык тудырды. Хата күп булмагандыр дип уйлыйм. Ярый әле диктант тәмамланды, минем яза торган кәгазь дә бетте», — диде ул уены-чыны белән.

Узган елгы диктант өчен комиссия рәисенә «бишле» билгесе куйганнар. «Бишле» үк була алмастыр ул, аның өчен әдәбият укытучысы, тел белгече булырга кирәк. Узган елгы диктант җиңелрәк иде», — дип саный ул.

«Миллион татарны өстәл янына утырта алганбыз икән, алар җаны-күңеле белән татар теле өчен сөенгән-куангандыр, бәлкем, битарафлар уянып китәр, телебезгә фикерләре уңай якка үзгәрер», — диде Марат Әхмәтов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Обидчица Елены Рыбакиной взяла титул и удивила поступком после триумфа. Фото






Буддизм, болота и космос. В столице стартовала «Московская музейная неделя»

В Москве пообещали завершить строительство станции метро «Достоевская» в 2030 году

Специалист Гомыранов: тёплая зима не повлияет на количество змей в Подмосковье

Учитель математики из Ленинградской области стал призёром Всероссийской премии «Знание.Лектор»