(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ). Иртәгә, 11 сентябрьдә, кырау төшүе көтелү сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Шимбә көнне төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән «һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр кырау» күзәтелергә мөмкин, дип искәртә синоптиклар. Шул ук вакытта, метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы кырау төшмәгән урыннарда 0..+5 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә температура +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк. Иртәгә алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән яңгыр яварга мөмкин, көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, дип искәртә синоптиклар. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев Арктикадан суык һава үтеп керү аркасында бу атнада салкынча булачагы хакында кисәткән иде.