(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада 11 сентябрьдән авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана. Алар өч урында — «Экоагропарк», «Комета» һәм Бызов базарында эшләячәк. Шәһәр халкына үз продукцияләрен 31 фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалык вәкилләре тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә яшелчә, җиләк-җимеш, ашлык, бал, ит һәм сөт продукциясе алырга мөмкин булачак. Бу турыда үбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. «Бу — авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сыйфатлы продукция сатып алу өчен кулай мөмкинлек», — дип яза инстаграмда үз битендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов. Ярминкәләр һәр атнаның шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.00 — 15.00 сәгатьләрдә эшләячәк.