Татарстанда инфляция 7,1 процентка кадәр акрынайды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда еллык инфляция августта 7,1 процент тәшкил итте.
Бер ай элек кулланучылар бәяләре үсеше узган елның июле белән чагыштырганда 7,4 процент тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстатның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Июль белән чагыштырганда бәяләр үсеше темпы 0,3 процент пунктына кимеде.
Азык-төлек инфляциясе акрынайды — ул июльдә 7,8 процент булса, августта 7,6 процентка кадәр кимеде.
Азык-төлек булмаган товарларга бәяләр үсеше темпы да 9,6 проценттан 9,2 процентка кадәр кимегән.
Хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә инфляция июльдә 3,7 процент урынына 3,4 процент булган.