Казан кинофестиваленең матбугат призын «Татар-информ» журналисты тапшырды
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан кинофестиваленең матбугат призын «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова тапшырды.
Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә матбугат жюриы оештырылды. Әлеге жюри әгъзалары Дмитрий Пивоваров, Айсылу Хафизова һәм Рузилә Мөхәммәтова фестиваль фильмнарын карап чыгып журналист карашыннан иң яхшы фильмны билгеләделәр.
Журналистлар карашынча, иң яхшы фильм — режиссер Ивайло Христовның «Курку» фильмы (Болгария).
Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Казан халыкара мөселман кинофестиваленең ябылу тантанасы бара.