Август аенда Мәскәүдә "Чикләрне күрмим яисә аждаһалар яшәгән җирдә" күргәзмә проекты кысаларында "Мин татарча сөйләшмим" перформансы узды. Яшь режиссер Диана Галимҗанова әйтүенчә, әлеге тамаша – борынгы бабалардан эзе генә калган, юкка чыга барган миллилеккә чуму.