Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Самара өлкәсенең Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды

0
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Халыклар дуслыгы көнендә Куйбышев районының Волгарь бистәсендә «Халыклар дуслыгы паркы» ачылды. Чара Самара шәһәренең 435 юбилейлы туган көненә туры китерелгән иде. Бу хакта « Бердәмлек » газетасының сәхифәсендә хәбәр ителә. Милли авылны төзү идеясе авторы һәм башкаручысы — «Самара өлкәсе халыклары Союзы» иҗтимагый оешмасы рәисе, «Амонд» төзү компаниясенә нигез салган Россиянең Мактаулы төзүчесе Ростислав Ераст улы Хугаев. Ул үз алдына куелган бурычны төгәл үтәде — түп-түгәрәк мәйдан читендә урнашкан 20 өйнең дә үз йөзе, үз милләте бар, дип әйтергә була. Проектлар өстендә архитекторлар, тарихчылар, этнографлар, милли-мәдәни оешмалар эшләде, һәм милли парк үткән якшәмбедә халык хозурына тәкъдим ителде. Менә бу бай таш өй, әлбәттә, яһүд милләтенеке, кечкенә тәрәзәле ап-ак хата — украиннарныкы, челтәрле тәрәзә капкачлары — чувашларныкы булса кирәк, ә Кавказ халыкларының өйләре ике катлы, осетиннарның таш кирмәне артыннан хәтта каланча да күренеп тора. Дала халыклары тирмә сыман өйләрдә яшиләр, өй җиһазлары юк диярлек, тик келәмнәр генә бизи аны. Ә шулай да чаршау артында ирләр бүлмәсе — аерым, хатыннар һәм балалар бүлмәсе — аерым. Ә менә бусы, өй кыеклары, тәрәзә капкачлары яшел челтәр белән бизәлгәне, ерактан ук татарларны үзенә тартып тора торганы — безнеке. Тыштан ук матур һәм җыйнак булып күренгән йорт эченә өй, кое, мунча, сарай, гөлбакча, хәтта Әхтәм абый Ногманов китереп куйган арба да сыйган. Ә өенә керсәң — шушында яшәп каласы килә: бүген олы яшькә кергән татарларның бала чагында тәгәрәшеп уйнап үскән сәкесе, акшарланган миче, аш-су почмагындагы кирәк-яраклар — тәпән һәм иләкләр, чуен һәм чүлмәкләр, самавыр һәм чәйнекләр үткән гасырга алып кереп китә сыман.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко проиграла в первом круге турнира WTA-1000 в Дохе






В Москве пройдет концерт к 100-летию со дня рождения Льва Наумова

Семикилометровая пробка образовалась на трассе М-7 в районе деревни Гладково из-за ДТП

Дом 1970 года постройки отремонтируют в Южном округе

Прокуратура Москвы запросила 6 лет колонии для «королевы марафонов» Блиновской