«Хозур» нәшрият йорты басмалары Мәскәүдә тәкъдим ителәчәк
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 24-27 сентябрь көннәрендә Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты Мәскәүдә халыкара китап ярминкәсендә катнаша. Халыкара китап ярминкәсе «Экспоцентр» үзәк күргәзмәләр комплексының 5 нче павильонында узачак. Китап яратучылар дүрт көн дәвамында иртәнге сәгать 8 дән кичке сәгать сигезгә (20:00) кадәр «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган 50 дән артык басмаларны сатып ала алачак. Ярминкәдә Россиянең төрле төбәкләреннән 250гә якын нәшрият катнаша. Моңа кадәр «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан китап нәшрияты да халыкара китап ярминкәсендә катнашачак . Алар Мәскәүгә 200дән артык китап алып барачак.