«Шәһри Чаллы» үткәргән «Калфаклы бәйге»нең иң яшь катнашучысына ун ай
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы »). «Шәһри Чаллы» газетасы Инстаграмда үткәргән «Калфаклы бәйге»нең иң яшь катнашучысы — Чаллы кызы Камилла Рәхмәтуллинага ун ай.
«Калфаклы бәйге» дип исемләнгән яңа проектка «Шәһри Чаллы» газетасы җәй көне старт биргән иде. Бәйгенең шарты буенча катнашучылардан калфак киеп төшкән фотоларын җибәрү соралды. Конкурсантларга газета укучылар бер ай дәвамында тавыш бирде.
24 сентябрь көнне Чаллының Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә «Калфаклы бәйге»нең йомгаклау туры узачак. Бәйгенең барлык катнашучыларын бер сәхнәгә җыеп, җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.
Бәйгедә барлыгы 42 кеше катнашкан. Алар арасында Татарстанның гына түгел, күрше төбәкләрдән дә төрле яшьтәге кызлар һәм ханымнар булган. Бәйгенең иң кечкенә катнашучысы — ун айлык Камилла Рәхмәтуллина да бәйрәмгә чакырулы.
«Калфаклы бәйге»нең иң өлкән яшьтәге катнашучысы Тукай районы Боерган авылыннан Флүзә Сәлимова, кызганычка каршы, шушы арада вафат булган. Бәйрәм кысаларында ул да искә алыначак, дип яза газета.
Бәйгенең йомгаклау турына килгән халыкны күңелле тамаша, концерт номерлары һәм бәйрәм табыны көтә. Шулай ук гимназиядә оештырылган махсус ярминкәдә укучылар һәм чакырылган осталар үзләренең кул эшләрен һәм тәмле ризыклар тәкъдим итәчәк.
Чара 14.00 сәгатьтә башлана.