«Былбыл» театры Флорид Бүләков пьесасы буенча спектакль премьерасы әзерли
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Петербургта «Былбыл» татар театры оештырылган. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, театр Флорид Бүләков пьесасы буенча «Эх, күгәрченкәйләрем!..» спектакль премьерасын әзерли. Спектакль мәхәббәткә, кеше язмышларына багышланган. Тамаша 2 октябрьдә, 17:00 сәгатьтә Юбилейный залында булачак. Керү ирекле.