Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Мохтаҗларга гошер сәдакасы таратыла башлады

0
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды гошер сәдакасын тарата башлады. ТР Диния нәзарәте хәбәр итүенчә, яшелчәләрнең беренче партиясен 2 тонна күләмендә Татарстанның Питрәч һәм Алексеевск мөхтәсибәтләре тапшырды. Бәрәңге, кабак, чөгендер, кәбестә, кишер күпбалалы, аз керемле гаиләләр һәм авыру кешеләргә - барлыгы 30 гаиләгә өләшенде. Акция дәвам итә. Билгеле булганча, Татарстанда Диния Нәзарәте башлангычы белән, гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе башланды һәм 2021 елның 25 сентябре Татарстанда Гошер көне дип игълан ителде. Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итә һәм тарата. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да – күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләргә – гошер тапшырылачак. Гошер – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең, үстергән уңышын җыеп алганнан соң, аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Арина Соболенко

Соболенко рассказала о проблемах со здоровьем






Мусульманин в Вологде совершил намаз в соборе святого Николая Чудотворца

Депутат ГД Гаврилов рассказал, какие льготы положены пенсионерам

XVII Международный военно-музыкальный фестиваль «Спасская башня» 2025: Президент России Владимир Путин утвердил даты проведения Фестиваля

В Сергиево-Посадском округе прошел фестиваль фигурного катания