Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Рособрнадзорда яңа мәҗбүри имтиханнар кертү мәсьәләсен аңлаттылар

0

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә гамәлдә булган рус теле һәм математика имтиханнарына өстәп, киләчәктә әдәбият һәм башка фәннәр буенча яңа мәҗбүри Бердәм дәүләт имтиханнары кертү планлаштырылмый

«Рус теле һәм математикадан тыш, әдәбият һәм башка фәннәр буенча киләчәктә мәҗбүри БДИ кертү планлаштырылмый», — дип хәбәр иттеләр Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәтендә.

Моннан тыш, Рособрнадзорда чыгарылыш сыйныф укучыларының гомуми сөйләм компетенцияләрен тикшерүнең, аның сөйләм культурасы дәрәҗәсен ачыклауның, фикерләүнең һәм үз позициясен дәлилләүнең формасы булган йомгаклау иншасы турында искәрттеләр, дип яза РИА Новости.

Ведомство белгечләре фикеренчә, дәүләт йомгаклау аттестациясенең мәҗбүри фәннәрен арттыру «җәмгыятьнең һәм дәүләтнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларыннан» кертелергә тиеш.

КПРФ фракциясеннән Дәүләт Думасы депутатлары партия лидеры Геннадий Зюганов җитәкчелегендә парламентның түбән палатасына Бердәv дәүләт имтиханын ирекле итеп калдыру буенча закон проекты тәкъдим итте. Документ проекты әдәбияттан мәҗбүри имтихан (телдән яки язмача), тарих һәм җәмгыять белеменнән телдән имтихан тапшыру өлешен кертүне күздә тота.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Рособрнадзор БДИдан баш тартуның белем бирү сыйфатына йогынтысы турында кисәткән иде. 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Серена Уильямс

Хэмилтон одним словом отреагировал на выступление Серены Уильямс с Кендриком Ламаром






Заместитель главы администрации Залимхан Гаджиев уронил на пол жительницу района за вопрос о сбросе сточных вод

Дорогие и бюджетные варианты: что подарить на День святого Валентина

В Москве с 14 февраля вырастут штрафы для юрлиц за неубранный снег и сосульки на крышах

«Тренды года. День влюбленных… в вино»: В Москве пройдет главное винное событие февраля