Шәйхразыев: Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап төркемнәр җибәрелә башлаячак
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап, татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән төркемнәр җибәрелә башлаячак.
«Десант дибез, аның составында шагыйрь, җырчылар, язучылар, композиторлар, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләр дә бар. Төп бурыч — күпме кеше җыя алабыз, шулкадәр җыеп, маршрутларын төзеп, өйдәме, урамда, клубтамы — 15 ноябрьгә кадәр йөриячәкбез», — диде Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев «Корстон»дагы утырышта.
«Ничек кенә әйтсәк тә, ныклап эшли башлаячакбыз. Халык очрашуларга сусаган», — дип белдерде.