(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Пандемия башланганнан бирле Россиядә икенче тапкыр Covid-19 вирусыннан үлүчеләр саны буенча антирекорд куелган. Бу юлы бер тәүлектә вафат булучылар саны — 820. Иң күп үлем очраклары — Мәскәүдә — 54 кеше, Санкт-Петербургта — 53, Свердловск өлкәсендә — 36. Бу хакта яңа коронавирус инфекциясе белән көрәш буенча Оператив штаб үзенең Telegram-каналында хәбәр итә. Соңгы тәүлектә Россиядә Covid-19 йоктыруның 21 438 яңа очрагы ачыкланган. 16 567 кеше тулысынча савыккан.