Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Миңнеханов «Динамо — Ак Барс» командасына ТАССРның 100 еллыгы медальләрен тапшырды

0
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чирәмдәге хоккей буенча «Динамо — Ак Барс» командасы уенчыларына, тренерларына һәм барлык персоналына «Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды һәм рәхмәт белдерде. Бүләкләү ТР Президенты Резиденциясендә 2020/2021 ел сезонында Казан хоккейчыларының Россия чемпионатында җиңүе уңаеннан тантаналы кабул итү вакытында узды. Уенчылар чемпион исеменә 19нчы тапкыр лаек булды. Рөстәм Миңнеханов әлеге җиңүгә өлеш керткән «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте уенчыларының, тренерларының, җитәкчелекнең, спонсорларның һәм җанатарларның ролен билгеләп үтте   Республика Президенты әйтүенчә, Татарстанда спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең күбесе Казан осталары командаларында уйный, ә чирәмдәге хоккей, аерым алганда, массакүләм төсмер ала. «Хәзерге вакытта республикада чирәмдәге хоккей белән 1582 кеше, шул исәптән 643 хатын-кыз шөгыльләнә. Республиканың „Динамо“ олимпия резервы мәктәбендә 865 бала шөгыльләнә. Бу мөһим, димәк сезнең (уенчыларның) дәвамчылары бар дигән сүз. Балалар белән штаттагы 18 тренер эшли», — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса