Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 24 утырышында катнашты
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 24 утырышында катнашты. Утырышта 26 мәсьәлә, шул исәптән 19 республика закон проекты һәм ике федераль закон проекты каралды.
Сессиядә республика Пермьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары катнашты. Утырышны республиканың Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов уздырды.
Утырышта республиканың Иҗтимагый палатасының өч яңа әгъзасы расланды, алар аның составына парламент квотасы буенча тәкъдим ителгән. Шулай ук алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының яңа сайланган депутатларының торак сәясәте, инфраструктура үсеше һәм социаль сәясәт буенча парламент комитетларында эшләячәге турында карар кабул ителде.