Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Татарстанда узган тәүлектә 54 кеше коронавирус йоктырган

0
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 54 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше вирусны республикадан читтә, 51 кеше аралашу юлы белән йоктырган. «18 пациент хастаханәдә, 36 кеше өйдә дәвалана», — дип хәбәр иттеләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында. Авыручылар саны буенча антирейтинг лидерлары — Казан (18 очрак) һәм Чаллы (13 очрак). Өченче урында Нурлат районы, монда сигез кеше авырган, ә Тукай районында дүрт очрак ачыкланган. Аксубай районында өч, Зәй һәм Түбән Кама районнарында икешәр авыру очрагы теркәлгән. Актаныш, Алабуга, Лениногорск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше авырган.   Пандемия башланганнан бирле, республикада 26 641 кеше авырган. 23 023 кеше дәваланып беткән, шул исәптән узган тәүлектә 39 пациент терелгән. Татарстанда яшәүче 1 068 943 кеше вакцина ясаткан, аларны 932 658е икенче прививканы да алган. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась в основную сетку турнира WTA-500 в Линце






«Фонбет» требует с экс-гендиректора Анохина 100 млн рублей

Купить лицензию МЧС для строительно-монтажных работ

Москва отремонтирует административное здание 1936 года на Арбате

Звезда сериала «Постучись в мою дверь» Ханде Эрчел впервые прилетела в Россию