(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). «Россиядә иң яхшы янгын сүндерүче» исеменә Татарстаннан Владимир Кожеманов лаек булды. Татарстанның янгын сүндерүчесе-коткаручысы, эчке хезмәтнең өлкән сержанты Владимир Кожеманов Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының «Иң яхшы янгын сүндерүчесе» дип аталган бөтенроссия конкурсында абсолют җиңү яулаган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстаннан тагын бер призер — каравыл җитәкчесе, эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Денис Леонтьев «Иң яхшы каравыл җитәкчесе» конкурсының финалында өченче урынны алды.