(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «EMTensor» компаниясе Директорлар советы рәисе Игорь Шеркунов белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Очрашу барышында хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре, шул исәптән сәламәтлек саклау өлкәсендә ясалма интеллект кертү турында фикер алыштылар. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. EMTensor компаниясе электромагнитлы томография өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләр алып бара.