Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Татарстан халкы Казанда Моргенштерн концертын оештырмауны сорый

0
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Социаль челтәр кулланучылар Казанда Моргенштернның концертын куйдырмауны үтенеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте. «Моргенштернның концертын туктагыз», — дип язган Айнур Илдусович исемле кулланучы. Концерт 3 октябрьдә «Татнефть Аренада» булырга тиеш. Тамашаның афишасында традицион характеристикалар һәм программа юк, бары тик Монгерштернның «Женщина года», «Чертов гений» дигән титуллары гына язылган. Шулай ук әлеге чыгыш Татарстан башкаласындагы иң шау-шулысы булачак диелгән. «Монда тасвирлама булырга тиеш, әмма ул юк. Болай да аңлашыла, бу Казандагы быелгы иң шау-шулы вакыйга булачак», — диелгән әлеге чара турында язмада. Рэперга каршы булучылар җырлары аркасында бу концертны туктатырга өнди. Алар фикеренчә, бу җырлар «„колумбайнга“ ишарә ясап кешеләргә карата нәфрәтне» пропагандалый. Җырчының композицияләрен Пермь университетындагы фаҗига белән дә бәйле дип саныйлар. Татарстан халкының фикере икегә бүленгән. «Аны Самосыровога күчерегез», — дип яза берәүләр. Калганнары исә, Моргенштернга каршы сүзләрне җырчыга карата дискриминация дип атый. Шулай булуга карамастан, җырчының концертына билетлар әлегә сатыла. 



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса