Рөстәм Миңнеханов Милләт җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды
(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал театрында Милләт җыенында дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татар-милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә мөһим өлеш кертүе, актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, «Дуслык» ордены белән Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов бүләкләнде.
Шундый ук дәүләт бүләге тарих фәннәре докторы, Милли шура әгъзасы Дамир Исхаковка, Казахстанның Татар һәм башкорт конгрессы республика иҗтимагый берләшмәсе идарәсе рәисе урынбасары, профессор Гриф Хәйруллинга тапшырылды.
Татарстанның «Фидакарь хезмәте өчен медале» бүләгенә «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе АҖ «ТНВ-планета» телеканалының «Татарлар» редакциясе баш мөхәррире Ләйсәнә Садретдинова лаек булды.
«Татарстанның халык артисты» мактаулы исеме Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиевка бирелде. Утырышта, шулай ук, Татарстанның атказанган артисты, атказанган укытучысы һәм башка мактаулы исемнәр тапшырылды.