Добавить новость
ru24.net
World News
Сентябрь
2021

Айнур Тимерханов: Теология белеме гражданлык иминлеген ныгытырга ярдәм итә

0

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ», Илгиз Гыйльманов). Теология белемен үстерү гражданлык иминлеген һәм Россиядәге традицион конфессияләрнең үзара аңлашып яшәвен ныгытуга ярдәм итә.

Бу хакта Болгарда узган «Хәзерге мәгариф системасында Ислам белеме һәм Ислам теологиясе: проблемалар һәм перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә Ислам академиясе ректоры вазифаларын башкаручы Айнур Тимерханов сөйләде.

«Тиз үзгәреп тора торган заманда дини мәктәпләрнең әһәмияте арта, чөнки теология беренче чиратта рухи үсешкә ярдәм итә. Шул сәбәпле, ил Президенты Владимир Путинның сүзләрен искә төшерәсе килә. Ул рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм Россиянең гаять бай мәдәни мирасын саклауның мөһимлеген берничә мәртәбә әйтте», — диде Болгар академиясе җитәкчесе.

Ул теологиянең конфессияара проект буларак үсүен, чөнки «аның үсешендә Россиядәге традицион конфессияләр катнашуын» әйтте.

«Монда безнең укучыларның югары белем алганда да, мәктәптә дә дин турында адекват белемнәр алуы, аларның теге яки бу диннең төгәл нәрсәгә өйрәтүен белүләре мөһим», — диде спикер.

Бу процесста сиксәннән артык ислам, православие, яһүди дини уку йортларын, шулай ук дөньяви уку йортларын берләштергән фәнни-белем бирү теология ассоциациясе зур роль уйный.

«Бүген илдә динара һәм конфессияара татулык аңлаешлы һәм сыйфатлы дини, аерым алганда, ислам мәгариф системасы нигезендә төзелергә тиеш. Ул бердәм мәгариф киңлегенә  милли традицияләрне сакчыл гына интеграцияләргә сәләтле», — дип ышана Айнур Тимерханов.

Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Халыкара теология конференциясе ачылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анна Блинкова вышла во второй круг турнира WTA-250 в Клуж-Напоке, обыграв Соррибес-Тормо






Воробьев: почти 3,5 тысячи наборов «Я родился в Подмосковье!» подарили в 2024 г

Мишустин заявил, что военные пенсии в России проиндексируют на 4,4%

В Подмосковье упал легкомоторный самолет

В Подмосковье сотрудники Росгвардии почтили память Героев Сталинградской битвы